Үткән еллар аккан су кебек
Язмам Иректаң авылында яшәүче, заманында хезмәте белән макталган хезмәт ветераны Габделбәр Гата улы Сафин һәм аның тормыш иптәше Җәүһәрия Сәмигулла кызы турында.
Гаилә башлыгы Габделбәр абый шушы авылда туып, шунда авыр сугыш елларында башлангыч мәктәпне тәмамлый. Сугыштан соң җәяү йөреп, Иске Абдул җидееллык мәктәбен тәмамлый. Бераз колхозда эшләгәннән соң армия сафларына алына һәм Ерак Көнчыгышта хәрби эскадрада диңгезче булып хезмәт итә. Кытай дәүләте чикләрендә, Тын океанда дүрт ел хәрби хезмәте турында мавыктыргыч итеп сөйли ул.
Хәрби хезмәтен тутырып, белемгә сусап кайткан егет Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, башта бригадир, аннары зоотехник булып эшли башлый. Терлекчелек өлкәсендә байтак кына яңалыклар кертүгә ирешә. Сыерларның токымын яхшыртуга зур көч куя. Холмогор һәм Айршир нәселле 100 баш тананы Мәскәү өлкәсеннән алып кайтып, Иректаң бригадасында нәселле сыерлар фермасы булдыра. Аның даны тирә-як авылларга тарала. Моннан тыш Габделбәр Сафин җитәкчелегенә җәнлек совхозыннан яхшы сортлы йорт куяннары алып кайтып, куян фермасы да төзеп җибәрәләр. Аның диетик итенә һәм йомшак җылы тиресенә сорау күп була. Бу фермага мәктәп балалары да шефлык итеп, эшкә күнегү алалар иде, дип сөйләде Габделбәр агай.
Аның сөйләвенә караганда, 60-70 елларда Иректаң авылында гына 1000 баштан артык сарык асраганнар. Йоннарын да хатын-кызлар кул кайчысы белән алганнар. Итен дә, йонын да сатып хуҗалыкка байтак табыш килгән. Нигәдер бу тармак онытылды хәзер?!
Иректаң авылы табигатьнең гүзәл бер урынына, урман кырыена урнашкан. Тукаебыз әйтмешли, җәен монда күз ачып йомганчы җиләк-җимешен җыярсың бер чиләк. Мал-туар асраучыларга да азык тупларга мөмкинлекләр күп.
Туган авылында яшәп һәм эшләп, Габделбәр абый Сафин 80 яше тулуын сизми дә калды. Ул әле дә егетләр сыман җитез, өй каралты-кураларын төзек тота, маллар асрый. Хытыны Җәүһәрия - Таулы Дөреш кызы, уңган хуҗабикә. Колхозда эшләп, пенсиягә чыга, хезмәт ветераны. Ире Габделбәр белән ике малай үстергәннәр, өч оныклары бар. Уллары Ирек «Татарстан» урманчылыгында - урман күзәтүчесе. Ә олы уллары Булат Чаллы шәһәрендә үз кәсебе белән шөгыльләнә.
Габделбәр абзый белән Җәүһәрия апа йорт хуҗасының түгәрәк юбилеена зур бүләк әзерләгәннәр - бик күркәм яңа йорт салып кергәннәр. Өй эченең сафлыгы, матурлыгы, иркенлеге таң калырлык. Җәен өй тирәсе чәчкәләргә күмелә. Җәүһәрия апа чәчәкләрне авылдашларына бүләк итеп бирә икән.
Иректаңның эш сөючән матур гаиләсенә, хезмәт ветераннарының матурлыкка омтылуларына, ачык күңелле һәм кунакчыл булуларына шатланып, һәр икесенә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлык теләп, кайтыр юлга кузгалдым.
Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев