Мирһади Разов автор яңалыклары
-
Бәрәңге бәйрәме
Хикәя Болытлы, күңелсез көннәрдә авылның яме бетә. Җәй буе гөрләп торган урамнар, гөлчәчәктә утырган бакчалар боегып кала. Ничек итеп авылда ямь табарга? Клуб мөдире Нәкыя белән китапханәче Хәмдия шул хакта баш ватарга утырдылар.
-
«Кама»лылар чөгендер ала
Район басуларында бүген шикәр чөгендерен алу бара. Бездә бу культураны үстерү белән «Кама» агрофирмасы шөгыльләнә. Бүгенгә чөгендер барлык мәйданның 22 процентында, ягъни 771 гектар җирдә казылды. Тулаем уңыш 13107 тоннаны тәшкил итә.
-
Ватсааптагы тормыш, яки Су проблемасын кем хәл итәр?
Авыл халкы рәхәткә чыкты, чыбыксыз телефон аша аралаша хәзер. Сигез яшьлеге дә, сиксән яшьлеге дә кулына смартфон тотып утыра. Кайчандыр халык телендә «чыбыксыз телефон»нан бер-ике көн килгән хәбәр инде минуты, секунды белән килеп ирешә. Әле алай гына да түгел, кайсы гына авылга барма, биредә яшәүчеләр ватсаап төркемнәре ачып, проблемаларын хәл итәләр, авыл ялт иткәнче кемнең кайда ни эшләп йөргәнен белә. Гайбәте дә, әйбәте дә ватсаапта. Авылга гаишниклар килсә дә, көтүдән берәүнең сыеры качса да, кибеткә шәп товар кайтса да бөтенесе ап-ачык.
-
Юл ялгышларны кичерми
Татарстанда 2021 елның җиде аенда 2073 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 153 кеше үлгән, 2552се төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алган. Узган елга караганда һәлакәтләр саны 279га кимрәк. Былтыр юлларда бу вакытка 18 кеше үлгән, 418 кеше сәламәтлегенә зыян алган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча дәүләт комиссиясе утырышында әйтелде.
-
Тып-тып тама көмешкә...
Редакциябездә телефон шалтырады, районыбызның бер авылыннан хәбәр итәләр: «Безнең авылда берәүләр көмешкә куалар, бөтен сәрхүш шуларда», – диләр. Кайда, кемнәр икәнен сорашабыз. Шалтыратучы куркуга калды, үзенең кем икәнлеген дә атамады. «Авылга килгәч күрсәтерләр», – диде дә трубканы куйды.
-
Уңыш өчен көрәш дәвам итә
Район кырларында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнсә дә, әле тамыразыкларны, яшелчәләрне җыеп аласы бар, кукуруз өлгерде. Димәк, уңыш өчен көрәш дәвам итә. Без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов белән алда торган эшләр хакында сөйләшеп алдык.
-
Афәтләрдән сакланыйк
Республикада да, районда да корылык аркасында әле анда, әле монда янгыннар чыгып тора. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин янгыннарны булдырмау, алдан кисәтү хакында авыл җирлекләре башлыклары белән онлайн режимда комиссия утырышы үткәрде.
-
Бәтке яшелләнә
Бәтке авылы урамында эш кайный: монда «Безнең ишегалды» республика программасы нигезендә төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.
-
Алдар Сәхи
Авылда гына түгел, Сәхи абзыйны күп җирләрдә дә беләләр. Чөнки аның кушаматы Алдар Сәхи. Кая гына бармасын, теле тегермән кебек тарта, ышанып каласың, алдый да китә. Әнә кичә түбән оч Мәчтүрәне алдап акча алган.
-
Бәткедә Әлфия Когогинаны өмәгә көтәләр
«Тукай районы үзенең урнашкан урыны белән дә, башкарылган күркәм эшләре белән дә үзенчәлекле, мактауга лаек. Район авылларында тырыш кешеләр яши, җитәкчелектә халыкны аңлаучы шәхесләр эшли». РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина район хакында әнә шундый фикердә.
-
Кермик әле урманнарга
Җәй буе эссе, коры һава тору, явым-төшем булмау сәбәпле республикабызда янгынга каршы тору режимы дәвам итә. Бигрәк тә урманнарыбызны сакларга бурычлыбыз. Матбугат чаралары һәм радио-телевидение хәбәрләрендә төп темаларның берсе – урманнарда янгыннар. Хәзер Якутияне 178 урында табигать янгыны телгәли. Бер тәүлек эчендә 253 мең гектардан артыграк мәйданда янгын сүндерелгән. Табигать казасына каршы 4,2 меңнән артыграк кеше һәм 655 берәмлек техника көрәшә.
-
Депутатлар ярты елга нәтиҗә ясады
Район Советының чираттан тыш XII утырышы үтте. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты. Сессиянең көн тәртибенә биш мәсьәлә кертелгән иде.
-
Булдырасыз, кыр батырлары!
«Корылык булгач, быел иген уңышы мактанырлык булмады, шулай да бөртегенә кадәр җыеп алырга тырыштык», – диләр игенчеләр. Күренеп тора тузан кунган, талчыккан йөзләрендә тырыш хезмәттән алган шатлык балкый. Ни дисәң дә, урып-җыю төгәлләнеп килә, игеннәрне соңгы гектарлардан җыялар. Район башлыгы Фаил Камаев белән урып-җыюның барышы белән танышканда, комбайнчыларга, ашлык ташучы шоферларга чираттагы акчалата бүләкне тапшырганда кырларда әнә шундый халәткә тап булдык. Район җитәкчесе, кайда гына булмасын, игенчеләрнең күңелен күтәрергә тырышты, рәхмәт сүзләрен әйтте.
-
ЗАГС бүлегендә дә «урак өсте»
Җәй – кавышулар чоры. Мәхәббәт утында янган парлар язылышып гаилә коралар, матур планнар белән киләчәккә атлыйлар. Шуңа күрә дә ЗАГС хезмәткәрләре өчен июль-август ае чын мәгънәсендә «урак өсте» була. «Быелгы җәйдә дә шулаймы?» – дип, без район гражданлык актларын теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафинага мөрәҗәгать иттек.
-
Авыл кибетләре: бар да тәртиптәме?
Авыл кешесенә тиешле дәрәҗәдә сәүдә хезмәте күрсәтү, алар сораган товар белән тәэмин итү җирлекләрдәге кибетләр өстендә. Сату үзәкләренең күбесен шушында яшәүче яки шәһәрдә теркәлгән эшмәкәрләр ачкан. Бу кибетләрдә хуҗалык өчен кирәкле бөтен әйберне дә табып була.