Алдар Сәхи
Авылда гына түгел, Сәхи абзыйны күп җирләрдә дә беләләр. Чөнки аның кушаматы Алдар Сәхи. Кая гына бармасын, теле тегермән кебек тарта, ышанып каласың, алдый да китә. Әнә кичә түбән оч Мәчтүрәне алдап акча алган.
– Күлгә мурда салдым, зур-зур балыклар кергән бер-ике килосын сиңа китерәм, – диеп булмаган балыкны саткан. Тегесе дә инде ялганчы икәнен белә торып ышанган.
Алдар алдый тора, халык һаман шуңа ышана. Сәхи абзый үзе көтүче, авыл көтүен көтә. Хәзер җайлы бит, электр көтүчене корып куялар да, маллар беркая да китми, басуларга керми. Сәхи абзый менә шуларны күзәтеп ята инде күләгәдә. Эш юк, тагы кемне алдыйм икән дип планнар кора.
Шулай бервакыт авылга чегәннәр килгән. Өй саен кереп нәрсәләрдер сатып, урлап йөриләр икән болар. Авыл башында яланда корсак кыздырып яткан Сәхи абый янына да килгәннәр. «Бер сарыгыңны сат», – дип бәйләнгәннәр. «Сатам, тик сез миңа авыл уртасындагы коедан шушы шешәләргә су алып килеп бирегезче?» – дигән тегесе. Чегәннәр машинада булганнар, сөенеп су алып килергә киткәннәр. Килсәләр Сәхи абый сарыкны капчыкка салып бәйләп үк куйган икән. «Өч меңне давай», – дип каерып алган да кесәсенә салган. Чегәннәр капчыкны капшап караганнар, анда нәрсәдер селкенә икән. Шәп булды дип сөенәләр икән үзләре. «Ачып карамагыз, юкса качып китә, бик усал тәкә!» – дип кисәткән Сәхи абый. Чегәннәр капчыкны багажникка салганнар да авылдан элдерткәннәр. Сәхи абый зур канәгатьләнү хисләре белән өч бер меңлекне кесәсеннән алып иснәп маташканда акчаларның ялган булуын абайлап алган. Алдаганнар! Бер дә кайгырмаган ул – үзе дә сарык урынына этен салып җибәрде бит капчыкка, тиздән кайтып җитәчәк аның Акбае.
Ярты сәгать үткәндерме, юкмы, юл башында һау-һау өреп Акбайның йөгереп кайтуы күренә. Чегәннәр бер-ике чакрым үтүгә эт өрүен ишетәләр, эт өрә, ә үзе күренми. Шикләнеп багажниктагы капчыкны чишеп җибәрсәләр, аннан Акбай атылып чыга да авылга таба чаба. Чегәннәр гарьлекләреннән тозлап-борычлап сүгенәләр дә ары китәләр. Кире кайтып Сәхи абыйга күрмәгәнен күрсәтерләр иде, акчалары ялган.
Шулай да Сәхи абый бервакыт үзе алданган. Кемдер моны көтүгә чыккач хәмер белән сыйлаган. Башы авырткан, шуннан биегрәк җиргә менеп йокларга яткан, үр өстеннән сарыклар да әйбәт күренә, шушында ятыйм, берни дә булмас әле, дигән. Бер-ике сәгать йоклап ала да икән бу, башын күтәреп карый, имеш, маллар йөриме, юкмы икәнлеген күзәтә. Җитмәсә, бу көнне сарыкларны электр көтүчесе булмаган яланга алып чыккан булалар.
Шулай вакыт-вакыт башын күтәреп кенә карап, көтү көтә торгач, кич тә җиткән, малларны авылга алып кайтырга кирәк бит, ә алар һаман үлән кыркалар. Көчкә торып, чыбыркысын шартлаткан икән, сарыклар... очканнар да киткәннәр! Баксаң, Сәхинең сарыклары күптән авылда, алар урынына яланга бер көтү соры торналар төшкән булган. Башын күтәреп караган саен сәрхүш көтүче шуларны күреп маллар дип белгән.
...Кайдандыр килеп, авыл буйлап ат белән бер ир-ат бал сатып йөри икән. Нишләптер моның балын бик алмыйлар, татып карыйлар да, әллә крахмал куштыңмы, дип китеп баралар икән. Бу Сәхи абыйга да тап булган да зарланып алган: «Авылыгызда чын бал тәмен дә белмиләр, алучы юк», – ди икән. Сәхи абый моңа карап-карап торган да: «Үзем сатышыйммы?» – дигән. «Әйдә, берәр литр бал бирермен», – дип килешкән умартачы. Сәхи абый авыл уртасына барып, арба өстенә басып, тотынган балны мактарга, ун минут та үтмәгән, халык җыелган.
«Гарәбстаннан кайткан кортларның балы бу, мең төрле чирдән дәвалый, – ди икән ул. – Менә аягым шешкән иде, шунда сыладым, төзәлде, ашказанымдагы язвам шушы бал белән дәвалагач бетте. Бу умартачы дустымны Башкортстаннан чакырдым. Балны үзем шуннан гына барып алам».
Беркатлы авыл халкы берсен-берсе уздыра-уздыра бал ала башлаган. Сәхи абый арттырыбрак та җибәргән: «Коронавирустан да дару бу бал, иртән биш кашык, кичтән өч кашык бал белән сөтле чәй эчсәң бернинди вирус килми». Ике сәгаттән бал сатучының мичкәләре бушап калган, ә Сәхи үз өлешен алган да, тагын килеп чык, дип бал сатучыны озаткан.
Икенче көнне башланган да инде мәхшәр, бөтенесе балларын күтәреп Сәхи абыйга киләләр икән. «Алдадың, бал түгел бу, патока – бәрәңге балы бит», – дип җанына тигәннәр. Шунан соң Сәхи абзый бер-ике көн урманга китеп кунып йөргән, имеш.
Һәр авылның бер җор телле кешесе – я тилесе, я кызык кешесе була. Сәхи абыйга җиткәннәр сирәктер. Әнә әле ул кибеттән чыгып килә, үзе елмая: «Тизрәк керегез, бушлай шиколад өләшәләр», – ди. Кем ышансын инде аңа?! Баксаң, депутатлыкка бер кандидат адәм, үзен пропагандалап, кешеләргә шиколад сатып алып бирә икән. Алдакчының да кайчак сүзе дөрес булып чыга.
«Сәхи абый, сарыкларың көтүдән качкан!» «Качсыннар, демократиягә чыгардым мин аларны», – ди ул исе дә китми...
/ Николай Туганов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев