Тып-тып тама көмешкә...
Редакциябездә телефон шалтырады, районыбызның бер авылыннан хәбәр итәләр: «Безнең авылда берәүләр көмешкә куалар, бөтен сәрхүш шуларда», – диләр. Кайда, кемнәр икәнен сорашабыз. Шалтыратучы куркуга калды, үзенең кем икәнлеген дә атамады. «Авылга килгәч күрсәтерләр», – диде дә трубканы куйды.
Чыннан да, соңгы елларда самогон куу белән шөгыльләнүчеләр шактый арткан. Татарстан районнарында гына түгел, бөтен Россиядә көмешкәчеләр шәхси хуҗалыкларында алкоголь продукциясе җитештерү белән шөгыльләнәләр. Кемдер үзе өчен куа, кемдер итәк астыннан гына сата.
С. авылына килеп төшкәч тә, көн үзәге булса да, бер салмыш ир-атны очраттык.
– Абзый кайдан, кемнәрдән өйдә ясалган «коньяк» алырга була, – дип сорыйбыз итагатьле генә.
– Берәүләрдә бар барын, чит кешегә бирерләр микән алар? – ди бу безгә. – Самогон инде ул, үзләре куа, икенче көнне башны да авырттырмый. Сыйфаты яхшы.
– Башка куучылардан алып булмыймы соң?
– Була инде, акчаң булса.
Абзый белән уртак тел табарга теләп, салкын минераль су эчертәбез. Мәгълүматны бирми генә бит, беркемне дә сатмый. Шулай да ялгышып бер-ике исемне ычкындырды бу.
– Исмайларныкын ала күрмәгез, алар әллә ниләр куша, тавык тизәге дә салалар диләр, термоядерный аларныкы. Теге Фәритләрнеке әйбәтрәк...
Сөйләндерә торгач, авылда шактый гаиләдә көмешкә куалар икәнен белдек. Күпләр спиртлы эчемлек алу өчен хәзер кибетләргә йөрми, үзләре ясап кинәнә. Базарларда хәзер самогон аппараты законлы рәвештә сатыла. Ал да яса! Әмма көмешкә куу буенча кануннар беткән икән дигән сүз түгел бу.
2021 елның 1 январеннан көмешкә кайнату буенча яңа канун көченә керде. Бу алкоголь базарында сыйфатсыз исерткеч эчемлекләр пәйда булуга китерде. Монда, әлбәттә, самогон куучылар шактый зур роль уйнадылар. Елына өй шартларында лицензиясез 2000 литрдан артык, тәүлегенә 5,5 литрдан артык көмешкә ясау тыела. Аксизсыз үзең белән бу эчемлекне 10 литрдан артык каядыр алып барырга да ярамый, артыгы белән тотылсагыз, 5 мең сумга кадәр штраф яный.
Көмешкәне үзегез өчен генә кусагыз, (моңа туган-тумачалар, дуслар керми), закон алдында җавап бирмисез, рөхсәт ителә. Әгәр дә кемнедер шушы утлы сыеклык белән сыйлыйсыз һәм шул кеше көмешкәгездән агулана яки үлә икән, сезне суд эскәмиясе көтә.
Инде көмешкәне сатарга уйласагыз, быелдан башлап 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр штраф салачакларын көтеп торыгыз.
Көмешкәчеләр колакларына киртләп куйсыннар, 2021 елның 1 январеннан законны кат-кат бозучыларны, административ чаралардан тыш, РФ Җинаятьләр Кодексының 171.4 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тарталар.
...Көмешкә куучыларның үзләре белән әңгәмә корудан өмет өзеп, теге абзый белән саубуллашып, авыл кибетенә керәбез.
Сатучылар да бик шикләнеп, куркып кына сөйләшәләр.
– Авылыбызның даны чыкмасын инде, көмешкә куалар дип. Бөтен авылларда да бар инде ул самогончылар. Шуңа күрә кибетләрдә аракы, вино сату кимеде дә инде.
– Өйдән сатучылар бармы? Алар бит сезнең конкурентлар.
– Бар бугай, без төгәл генә белмибез.
– Авылларда эчкечелек арта, диләр. Бу хакта ни уйлыйсыз?
– Эчкәне барыбыр эчә инде, дуңгыз пычракны таба бит...
Эчкечелек – җәмгыятебез дошманы, ул кешенең сәламәтлеген какшата, тормышын җимерә. Шуның аркасында күпме гаилә таркала, балалар ятим кала. Ә инде өйдә самогон кайнатып сатучылар кеше гомере белән уйнаучылар алар. Без бу юлы көмешкә кайнатып закон бозучыларны атамадык. Әмма киләчәктә хокук саклау органнары белән авылларга рейдларга чыгачакбыз. Самогон аппаратларыгызны яшермәгез, барыбер табарбыз, безне көтегез.
Теркәлмәгән самогон аппараты өчен штраф каралганын белә идегезме? Әйе, аппаратны сатып алгансыз икән, аны теркәү мәҗбүри. Теркәмәсәгез 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф түләргә кирәк булачак. Участковый сезнең өегезгә килеп көмешкә кайнату аппаратыгыз теркәлгәнме, юкмы икәнен ачыклый ала. «Пропискасыз» яки үз белдегең белән ясалган аппаратлар конфискацияләнергә мөмкин.
Мирһади Разов.
/Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев