Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Әдәби хәзинә

Ак бәрән, кара бәрән

Һай кыздыра бу кояш! Тәннәрне пешереп, керфек очларына кадәр үрмәли. Якты нурдан авырайган күз кабакларын һич күтәреп булмый. Апрельнең юеш көннәреннән соң мондый коры кызу көннәр тансык булса да, артык бәхет шатлык китермәгән кебек, бу эссе дә тәмам үзәккә үтә.

Күләгәгә ышыкланыр урының булса – бер хәл, тәрәзә аша сыйныф эченә тулган нурлардан парта артына качып булмый шул. Бу кызуда аркадан тир тамчылары тәгәри. Егетләр әнә, түзә алмый, кәчтүмнәрен урындык аркасына элеп куйганнар. Ап-ак күлмәктән калып, ромашка таҗлары шикелле, төрле якка сибелгәннәр. Кулларда китап-дәфтәр: барысы да йөзләрен күләгәгә качырырга телиләр. Кайберәүләр, геометрия теоремалары, физика формулалары язылган дәфтәр битләрен бөкләп ясаган җилләткечне җилпеп, хәлләрен җиңеләйтергә тырышып утыралар. Ә укытучы, әллә инде юри үрти, әллә чынлап, йончыган укучыларның хәлен һич кенә дә аңламый: «Бүген яңа тема үтәбез, дәфтәрләрне ачыйк», – дип, күңелгә ике потлы гер сала.

Җирдә яз! Мондый чакта кемнең укыйсы килсен! Биш көн рәттән сарык көтүендә йөргән Инзиләгә әтисе: «Дәресләрең күп калды, яхшылап әзерләнеп бар», – дип, ныклап әйтеп җибәрде. «Укыган кеше генә максатларына ирешә ала» дигәнне еш ишетеп тора ул болай да. Дөресен генә әйткәндә, үскәч, көтү куып йөрисе килми аның бер дә. Биш көн буена кайнар кояш астында чәчләрне, йөзләрне пешереп йөрү рәхәт булмады, монда мәктәптә түбә астында утырасың, ичмасам. Көтүлектә йөрүнең ни авырлыгы бар, диючеләрнең үзләрен көне буена ачык һавада калдырасы иде. Аркадагы зур букчаны кечкенә иңнәреңдә кичкә кадәр күтәреп йөрүнең җиңел булмавын бик яхшы аңлады Инзилә. Каләмгә үрелгәндә дә, кулларына килограммлы герләр эленеп куелган кебек хис итә хәзер ул. Болында борын төрткән яшь үлән-чәчәкләрне таптап, өенә таба качу ягын караган сарык-бәрәннәр артыннан сулыш кабып йөгерүе дә шактый хәлдән тайдыра. Ярый, болары көтү көне белән бергә үтеп тә китте ди. Соңыннан, җылы юрган астына чумып, авырайган башны йомшак мендәргә терәгәч, күз алдыннан сарыклар үтә башлавыннан ничек котылырга? Берәү, икәү, өчәү…

Көне буе җиләктә йөреп, берьюлы ике чиләкне күзеннән чыкканчы тутырып кайтканда да шулай була, гадәттә. Бу юлы да, компьютер хәтерен зарарлаган вирус шикелле, көне буе күз алдында торган бәрәннәр һич кенә дә югалырга уйламый. Инзилә дәрестә дә һаман, иягенә таянып, күзләрен йомган килеш, уйларындагы көтүлектән бар көченә качарга тырыша. Ә укытучы апаның үз мәшәкатьләре: уку елы беткәнче, тиешле темаларны үтәсе, контроль эшләр эшләтәсе бар.

– Христиан дине I гасыр уртасында барлыкка килә. Башта ул Урта диңгез регионында яшәүче яһүдләр арасында тарала…

Бу тарих фәне бигрәк кызык инде! Әллә кайчан булган хәлләрне өйрәнеп утыруның нинди файдасы бар икән?

–… Христин дине икенче дөнья барлыгы турында да сөйли. Бу тормышта яхшы гамәлләре күп булган кешеләр оҗмахка эләгә. Андагы яктылыктан күзләр чагыла, агачларда татлы җимешләр үсә…

Шулчак сыйныфның бер почмагыннан, барысын да сискәндереп, сорау яңгырады:

– Апа, анда да сарыклар бар микән?

Аптырап калган укытучы, берникадәр дәшми торганнан соң, елмаеп сүзен дәвам итте:

– Бардыр, Инзилә…

Уңай җавап ишетелүеннән куркып утырган кыз бар сыйныфны сискәндереп уфтанып куйды:

– Иий, анда да көтү көтәсе була икән!

Үз уйларына чумып утырганнар да уянып китеп, барысы бергә дәррәү көлеп җибәрде.

Бары тик тырышып укыганнарның, тырышып эшләгәннәрнең, максатына һәм хыялына тугры калганнарның гына үз урынын таба алуын Инзиләгә тормыш бераз соңрак өйрәтер. Ә әлегә ул, күз алдында йөгерешкән ак һәм кара бәрәннәрнең үртәвенә түзә алмыйча, алдында яткан китапларын читкә этеп, парта өстенә капланды…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев