Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Штрафын вакытында түләмәүчеләрне суд үзләреннән башка да җавапка тарта ала

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен билгеләнгән штраф бу турыдагы карар чыкканнан соң 70 көн эчендә түләнергә тиеш. Аның 10 көне карардан риза булмаган очракта аны кире карау максатына бирелә. Әгәр карар чыгарылганнан соң 90 көн эчендә түләү турындагы мәгълүмат ЮХИДИгә килеп җитмәсә, эш суд приставларына тапшырыла. Хокук бозулар турындагы административ...

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен билгеләнгән штраф бу турыдагы карар чыкканнан соң 70 көн эчендә түләнергә тиеш. Аның 10 көне карардан риза булмаган очракта аны кире карау максатына бирелә. Әгәр карар чыгарылганнан соң 90 көн эчендә түләү турындагы мәгълүмат ЮХИДИгә килеп җитмәсә, эш суд приставларына тапшырыла.

Хокук бозулар турындагы административ кодексның 20.25 маддәсе 2 өлеше нигезендә, штрафны вакытында түләмәү аны икеләтә арттырып түләүгә яки унбиш тәүлеккә кадәр кулга алынуга, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылуга китерә.
Мондый эшләрне җәмәгать судьясы карый. Суд хокук бозучының үзеннән башка да үтә, судьяга эшне карау көне һәм вакыты күрсәтелгән хатның хокук бозучыга җибәрелгән булуын белү генә кирәк.
Юл-патруль хезмәте инспекторы төзегән квитанцияне яки карарны игътибарсыз калдырган, шулай ук суд приставына эләкмәгән машина йөртүчене исә киләчәктә тагын да зуррак җаваплылык көтә. Шуңа күрә штрафларны вакытында түләгез, дип кисәтә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев