Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Өч һәлакәттә җиде кеше тән җәрәхәтләре алды

Яңа ел ялларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Минзәлә трассасында тизлек режимын сакламау аркасында «ундүртле» юл кырыендагы баганага бәрелде, пассажир җәрәхәтләр алды. Яр Чаллы - Зәй юлында тиешсез урында каршы полосага чыккан машинадан саклану максатыннан «ГАЗ-2752» «җиделе»гә бәрелде. Нәтиҗәдә бер гаепсез пассажир һәм «ГАЗ-2752» машинасын йөртүче сәламәтлегенә...

Яңа ел ялларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Минзәлә трассасында тизлек режимын сакламау аркасында «ундүртле» юл кырыендагы баганага бәрелде, пассажир җәрәхәтләр алды. Яр Чаллы - Зәй юлында тиешсез урында каршы полосага чыккан машинадан саклану максатыннан «ГАЗ-2752» «җиделе»гә бәрелде. Нәтиҗәдә бер гаепсез пассажир һәм «ГАЗ-2752» машинасын йөртүче сәламәтлегенә зыян алды. Сарман трассасында булган авариядә исә дүрт кеше төрле җәрәхәтләр алып больницага озатылды. Әлеге һәлакәттә буран һәм бозлавыкта югары тизлектә барган «Лада Гранта» машинасын йөртүче гаепле, дип белдерәләр район ЮХИДИ бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев