Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Мотоцикл уенчык түгел, иң куркыныч транспорт чарасы

Күптән түгел район ЮХИДИ хезмәткәрләре мотоцикл йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан махсус рейд үткәрделәр. Алар анда, ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләрне туктатып, юл йөрү куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр тапшырдылар. 

Мотоцикл сатып алгач, бик күпләр тизрәк утырып чыгарга ашыга. Кызганычка, куркынычсызлык турында кайберәүләр уйлап та карамый. Ләкин гомере һәм сәламәтлеге турында иң беренче чиратта мотоцикл йөртүче үзе уйларга тиеш. Гади генә кагыйдәләрне онытып, алар еш кына үзләрен үзләре куркыныч астына куя. Мотоциклчылар катнашындагы фаҗигаләр юлларда кабатлана тора. Онытмагыз, бу төр транспортка утыргансыз икән, сезнең гомер кыл өстендә дигән сүз. Мотоцикл уенчык түгел, иң куркыныч транспорт чарасы. Анда утыру өчен, беренчедән, йөртү күнекмәләрең, тәҗрибәң булу, икенчедән, руль артына бары тик аек килеш кенә утыру шарт, дип кисәтәләр район ЮХИДИ бүлегеннән. 

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән бирелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге иң куркыныч транспорт

2
X