Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Ильбухтино янындагы һәлакәтнең сәбәпчесе – күптән түгел генә «права» алган 72 яшьлек хатын-кыз

Узган атна ахырында район юлларында кеше үлеме һәм сәламәтлеге белән бәйле биш юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 8 июнь көнне төнге сәгать 10 тулгач Яр Чаллы - Зәй трассасының 9нчы километрында «Богдан 2110» автомобилен йөртүче 45 яшьлек җәяүле ир-атны бәрдерә. Юлны ярамаган урында кискән җәяүле һәлакәт урынында ук җан бирә. Икенче төнне...

Узган атна ахырында район юлларында кеше үлеме һәм сәламәтлеге белән бәйле биш юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

8 июнь көнне төнге сәгать 10 тулгач Яр Чаллы - Зәй трассасының 9нчы километрында «Богдан 2110» автомобилен йөртүче 45 яшьлек җәяүле ир-атны бәрдерә. Юлны ярамаган урында кискән җәяүле һәлакәт урынында ук җан бирә.
Икенче төнне шул ук трассада, бу юлы 8нче километрда, «CHERY А13» машинасына утырган 56 яшьлек ир-ат Круглое Поледа яшәүче 32 яшьлек велосипедчыны бәрдерә. Бу очракта машина йөртүче хәрәкәтне һәрдаим контрольдә тотарлык тизлекне сакламаган булса, велосипедчы исә, кагыйдәне үтәмичә, тәүлекнең караңгы вакытында юл уртасыннан барган. Велосипедчы күп санлы җәрәхәтләр белән больницага озатыла.
20се көнне төштән соң Яр Чаллы - Сарман трассасында, КБК киселеше янында, ике «Приора» автомобиле юл бүлешә алмый. Сарман ягыннан килүче машинаның 24 яшьлек йөртүчесе икенчесенә юл бирми. Нәтиҗәдә пассажир хатын-кызлар зыян күрә. Беренче машинадагы 57 яшьлек хатын-кызның кулы сына, икенчесендәге 30 яшьлек йөкле хатын-кызга баласын алдан табу куркынычы турында диагноз куела.
Якшәмбе көнне тагын ике авария була. Яр Чаллы - «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлында 34 ел стажлы машина йөртүче дистанция сакламый, тизлеген арттыра һәм «Калина» автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә икенче машинадагы 20 яшьлек кыз һәм 9 яшьлек малай җитди җәрәхәтләр ала.
Сәгать көндезге ике тулгач Яр Чаллы - Водозабор юлының Ильбухтино авылы янында булган авариядә өч ай элек кенә руль артына утырган 72 яшьлек хатын-кыз гаепле. Ул төп юлдан килүче йөк машинасына юл бирми. Бәрелү вакытында җиңел машинадагы 75 яшьлек пассажирның умыртка сөяге сына, иң өсте, боты җәрәхәтләнә. Икенче пассажир - 37 яшьлек ир-ат та сәламәтлегенә җитди зыян ала. Алар икесе дә БСМПга озатыла. Мөгаен, аларның берсе дә яңадан күптән түгел генә «права» алган пенсионерларга утырмаслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев