Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Гаепле булсаң – штраф түлисең

Безгә килгән хатларда күтәрелгән сорауларның иң күңелгә тия торганнары – түләү срогы үткән банк кредитлары һәм ЮХИДИ җибәргән штраф квитанцияләре. Халыкта шундый фикер таралган: әйтик, кредит түләүләрен соңартырга ярамый, ә менә штрафларны соңрак түләргә дә була. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү бик мөһим. Бүгенге көндә районда яшәүче 367 кешенең штрафлары түләнмәгән.

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре искәртә: РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе, 1 өлешендә әйтелгәнчә, штраф тиешле вакытка түләнмәгән очракта, вакытында түләнмәгән административ штраф суммасын икеләтә арттырып түләтү, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү каралган. Ел башыннан РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның алда әйтелгән маддәсе нигезендә административ хокук бозу очраклары буенча 294 эш кузгатылган. Хокук бозган 69 кешене кулга алу турында карар кабул ителгән, 207 кеше штрафка тартылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев