Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Җәяүлене бәрдергән машина йөртүчене эзлиләр

12 январь кичке сәгать биш тулгач район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена Яр Чаллы - Борды трассасында юл уртасында бер ир-атның ятуы турында хәбәр килә. Җәяүлене машина бәрдереп киткәндер дип фаразлана. Урында тимер кисәкләре, машина ватыклары табылмый. Суд-медицина экспертының сүзләренә караганда, бәрдерүче йөк машинасы булырга тиеш. Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән...

12 январь кичке сәгать биш тулгач район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена Яр Чаллы - Борды трассасында юл уртасында бер ир-атның ятуы турында хәбәр килә. Җәяүлене машина бәрдереп киткәндер дип фаразлана. Урында тимер кисәкләре, машина ватыклары табылмый. Суд-медицина экспертының сүзләренә караганда, бәрдерүче йөк машинасы булырга тиеш. Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән 56 яшьлек җәяүле ир-ат ашыгыч ярдәм машинасында үлә. Бүген әлеге ирне бәрдергән машина йөртүче эзләнә. Әлеге фаҗиганең шаһиты булучыларның 71-44-81, 37-96-61 телефоннары аша Эчке эшләр бүлегенә шалтыратулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев