Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Ата-ананың ваемсызлыгы бала үлеменә китерде

Август аенда гына район территориясендә балалар катнашында ике коточкыч юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Өлкәннәрнең ваемсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләренә игътибарсыз булулары аркасында 7 һәм 8 яшьлек ике бала җитди тән җәрәхәтләре алды, 6 яше дә туларга өлгермәгән бер сабыйның гомере өзелде. 

Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасында булган фаҗига турында газетада мәгълүмат биргән идек инде. Ул вакытта Яр Чаллыга таба хәрәкәт итүче Киа Сид автомобиле белән Зәйгә кайтучы Богдан 2110 машинасына бәрелешеп, икенче автомобильдәге балигъ булмаган ике бала авыр җәрәхәтләр алган иде. Район ЮХИДИ бүлегендә белдерүләренчә, 7 һәм 8 яшьлек кызлар икесе дә машинаның алгы утыргычында алып барылган. Ике бала да бер каешка эләктерелгән. Шушы ук машинада баручы ата-ананың ваемсызлыгына шаккатарлык! Юл бит ул – анда ни генә булмас!
Бөтен районны тетрәткән тагын бер юл-транспорт һәлакәте узган якшәмбедә теркәлде. Фаҗига Яр Чаллы – Круглое Поле – Бәтке юлында кичке сәгать 7нче яртыда килеп чыга. Октябрь аенда алты яше туласы ир баланың үлеменә нәкъ менә шушы авария сәбәпче була. 
ВАЗ-211440 автомобиле руле артына утырган 39 яшьлек ир-ат машинаның тизлеген тиешледән арттыра һәм куркыныч борылышта, идарә итүне югалтып, юл кырыена чыгып әйләнә. Бу ир-ат Зәй районында теркәлгән, Бәтке авылында яшәгән була. Куркынычсызлык каешын да эләктермәгән әлеге йөртүче фаҗига урынында ук җан бирә. Машинасы да үзенеке булмый – аны ул ял көннәрендә Бәткегә барып кайту өчен дип эш бирүчесеннән алып тора. ЮХИДИ беркетмәсендә әлеге ир-атның йөртү стажы 20 ел дип билгеләнә. Шул вакыт эчендә ул руль артына исерек килеш утырган өчен ике мәртәбә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Соңгы өч елда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 10 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.
Автомобильнең алгы утыргычында барган 30 яшьлек хатын-кыз да куркынычсызлык каешын тагу турында уйламаган. Бәхетенә, ул исән кала, ләкин күпләгән тән җәрәхәтләре ала, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы аны БСМПга алып китә. Аның белән бергә улы да дәваханәгә озатыла. Кызганычка, табиблар баланың гомерен саклап кала алмый, сабый шул көнне сәгать 9 тулгач җан бирә. Бала арткы утыргычта, шулай ук махсус креслосыз һәм хәтта каеш белән дә эләктермичә алып барылган була. 
Район ЮХИДИ бүлегенең гомуми мәгълүматларыннан күренгәнчә, ел башыннан алып июль ахырына кадәр район территориясендә балалар катнашында 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән булган. Аларда 14 бала сәламәтлегенә зыян алган. Август исә бу исемлеккә үлем очрагын да өстәде. Республикада исә җиде айда 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы 329 һәлакәт булган, аларда 4 бала үлгән һәм 339 сабый зыян күргән. 
Балалар белән бәйле күңелсезлек очраклары, нигездә, ата-аналар гаебе аркасында чыга, дип белдерәләр юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре. Бала махсус креслосыз яки каеш эләктермичә генә түгел, еш кына кулда да алып барыла. Ә болай йөртү иң куркынычы санала. Шул ук вакытта махсус креслоның төзеклеген дә тикшереп тору мәҗбүри. 
Район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары ата-аналардан балаларының сәламәтлегенә һәм гомеренә ваемсыз карамауларын сорый. Чөнки баласы турында иң беренче чиратта ата-ана кайгыртырга тиеш. Соңгы фаҗигаләр, чыннан да, чәчләрне үрә торгызырлык. Мондый куркыныч хәлләр кабатланмасын, бу очраклар башка ата-аналарга гыйбрәт булсын иде, диләр юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар.

Фото район ЮХИДИ бүлеге тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев