Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа поселогында велосипед урлаганнар

Район буенча Эчке эшләр бүлегенә Яңа поселогында яшәүче хатын-кыздан велосипедын урлап китүләре турында гариза керә. Соңрак ачыкланганча, әлеге велосипед урамда подъезд каршында караусыз калдырылган була. Җәйге чорга кергәч бүлеккә мондый төр хәбәрләр килү тагын да ешая. Шәхси әйберләрен саклау турында уйламаучыларны, ваемсызларны караклар күз уңыннан читкә җибәрми. Шуңа күрә, үз...

Район буенча Эчке эшләр бүлегенә Яңа поселогында яшәүче хатын-кыздан велосипедын урлап китүләре турында гариза керә. Соңрак ачыкланганча, әлеге велосипед урамда подъезд каршында караусыз калдырылган була.

Җәйге чорга кергәч бүлеккә мондый төр хәбәрләр килү тагын да ешая. Шәхси әйберләрен саклау турында уйламаучыларны, ваемсызларны караклар күз уңыннан читкә җибәрми. Шуңа күрә, үз милкегезне саклау, беренче чиратта, үз кулыгызда. Велосипедларны беркайчан да караусыз урамда калдырырга ярамый. Иренмичә аны фатирыгызга кертеп куегыз. Мәсәлән, балагыз кинәт кенә яраткан транспортсыз кала икән, ул никадәр рухи зыян да ала бит әле. Шул турыда онытмагыз, дип кисәтәләр район буенча Эчке эшләр бүлегеннән. Мондый җинаятьләрне эшләргә мөмкин затлар турында нинди дә булса мәгълүматы булган райондашларның 37-96-60, 71-37-60, 71-44-81 телефоннарына шалтыратуларын сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев