Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты юл»дан – якты яз!»

«Якты юл»дан – якты яз!» Редакция хезмәткәрләре апрель ае дәвамында авыл җирлекләрендә шулай дип исемләнгән очрашулар уздыра. Икенче яртыеллыкка газетага язылу башланганда без укучыларыбыз белән тагын бер очрашып, аларның теләк-тәкъдимнәрен тыңлап алырга телибез. Әлбәттә инде, мондый кичәләр авыл кешеләре өчен менә дигән ял программасы да булачак – безнең белән яшь артистлар да юлга кузгала. Беренче бәйрәмне Сәйдәшев исемендәге хужалык житәкчесе Марат Сафин чакыруы буенча Мерәс авылында уздырдык.

Иске Абдул җирлегенә караган бу авылда 200дән артык кеше гомер итә. Гажәеп матур йортлар биредә, юллар, урамнар төзек. Халык эш белән тәэмин ителгән, заманча фермалары бар, басуларында югары сортлы икмәк үстерәләр. Социаль-мәдәни объектлар да житешле. Кыскасы, матур татар авылларынын берсе ул Мерәс. Ел башында газетабыз битләрендә язучы Әлфия Саматның Мерәс тарихына багышланган «Сәйдәшле вә Тукайлы Мерәс» дигән тарихи китабыннан өзекләр дә бастырган идек.
Клубта үткән концерт-тамашага ак яулыклы әбиләр дә, гаилә парлары белән килүчеләр дә, яшьләр һәм балалар да бар иде. «Авыл халкы өчен мондый очрашулар һичшиксез кирәк, чөнки бу – авылдашларны берләштерә торган чара. Безне биредә «Якты юл» газетасы очраштырды һәм мондый күңелле чаралар дәвамлы булсын иде», – диде Марат Сафин. Ул район газетасы эшчәнлеген дә югары бәяли. Безнең тормышны, уңышларыбызны, проблемаларны җентекләп тагын кем яктыртсын? Марат Тәлгатович үзенең чыгышында авыл кешеләре, аларның эше, шөгыльләре турында күбрәк язарга тәкъдим итте. Авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафина сүзләренә караганда, Мерәс авылы газетага язылу буенча район күләмендә алдынгы урында һәм, яшерен-батырын түгел, бу хуҗалыкның халыкка ел да ясый торган бүләге. Газетадагы яңалыклар, киләчәккә планнар турында редакторыбыз Резидә Юсупова сөйләде. Газетаны үз иткән, укып, күзәтеп барган һәр кешегә ул рәхмәтен белдерде. Бүгенге көндә редакциядә үзхәбәрчеләребез барлана. «Авыл халкының тормыш-көнкүреше, кызыклы вакыйгалар турында үзегез безгә язып торыгыз», – дигән теләген җиткерде ул мерәслеләргә. Ата-аналарга балаларын «Алтын балык» рубрикасы белән кызыксындырырга чакырды. Газетабызда район тормышы чагыла, аны баерак, эчтәлеклерәк итәсе иде.
Авыл халкы өчен исә әлеге очрашу чын бәйрәмгә әверелде. Ике сәгать ярым вакыт сизелми үтте. Халык алдында Чаллының моңлы һәм яшь башкаручылары Наил Әнәсов, Артур Салихов, Гөлназ Закирова чыгыш ясады. Кичәне танылган сүз остасы Ришат Хаҗиев алып барды. Сәхнәдән халыкка бер-бер артлы матур җырлар яңгырау белән беррәттән, кичә уен-көлке, бәйгеләр белән бергә үрелеп барды. Иң кыюлар һәм җитезләр «Якты юл»дан бүләкләр дә алды. Чара дәвамында алкышлар бер дә тынып тормады, авыл халкы һәр чыгышка дәррәү килеп кул чапты. 
Әлеге очрашу Мерәс авылы халкы күңелендә дә, шулай ук безнең йөрәкләрдә дә матур хатирә, якты эз калдырды, алга тагы да ныклы һәм ышанычлы адымнар белән бергә атлап барырга яңа өметләр уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев