Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Волонтерлар куркынычсызлык сагында

Коронавирус таралуга каршы дәүләт дәрәҗәсендә катгый чаралар күрелә. Бүгенге көнгә республикада әлеге куркыныч инфекция белән авыручылар 6 кеше. Роспотребнадзор белгечләре фикеренчә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр вируска аеруча бирешүчән. Иммун системаларына көч килеп, катлауланулар, шул исәптән вируслы үпкә ялкынсынуы башлану куркынычы бар. Шул сәбәпле өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга кибеткә, аптекага, банкка, почта бүлекчәсенә һәм башка урыннарга йөрмәскә киңәш ителә.

70 яшьтән өлкәнрәкләргә аерата сак булырга кирәк. Безнең республикада 70 яшьтән өлкән 115 мең ялгыз яшәүче кеше бар. Тукай районында андыйлар 1202 кеше. Районда аларга вакытында ярдәм күрсәтү чаралары күрелә. Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы, пенсия, социаль иминият фондларының бүлекләре, профсоюз оешмалары, социаль яклау, яшьләр эшләре бүлекләре, җирле үзидарә органнары вәкилләреннән торган эшче төркем билгеләнде. Әлеге төркем белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев җитәкчелек итә.
Коронавируска каршы профилактика чаралары кысаларында районда өлкәннәргә ярдәм күрсәтүче 46 волонтер эшләячәк. Алар азык-төлек һәм дарулар (рецептсыз бирелә торганнарын) алып кайтып бирә. Азык-төлек, дарулар, коммуналь түләүләр өчен өлкәннәрнең акчасы тотыла. 
Бу хакта мәгълүмат алу өчен социаль яклау идарәсендә ачылган «кайнар линия»гә мөрәҗәгать итәргә була. Телефоны: 8 (8552) 71-91-42.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев