Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укулар башланды

Сентябрь аенда узачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында районда сайлау комиссияләре әгъзаларын укытулар башланды.

Укулар өч модульле 10 сәгатьлек программа буенча үткәрелә. 3 апрель көнне район хакимияте бинасында беренче семинар уздырылды. Комиссияләр әгъзаларына сайлау кампаниясенең беренче көненнән башлап, тавыш бирү тәмамланганчыга һәм йомгак ясаганчыга кадәр башкарылачак эшләр турында сөйләнде, экстремаль хәлләрдә, конфликтлар килеп чыкканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге аңлатылды. 
Икенче һәм өченче модульләр буенча семинарлар тагын 10 һәм 17 апрель көннәрендә үтәчәк. Укулар тәмамлангач комиссия әгъзалары «Избиратель Татарстана» мобиль кушымтасы ярдәмендә программа буенча тест сорауларына җавап бирәчәк.
Искә төшерәбез, 2019 елда Татарстан эре сайлау кампаниясенең яңа циклына аяк баса. Көзен ТР Дәүләт Советына депутатлар сайланса, 2020 елда – Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар, 2021 елда РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз.

Фото хакимиятнең оештыру бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев