Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукталышлар һәм юл тигезсезлекләре җитми

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышында район юлларының торышы, балалар куркынычсызлыгын саклау хакында сүз барды.

Борды, Комсомолец, Иске Абдул, Түбән Суыксу, Яңа поселогы торак пунктларында юллар ремонтланды, яңа асфальт салынды, ләкин әле аларда ясалма тигезсезлекләр куясы бар, дип белдерде ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Ярты ел эчендә 8 юл хәрәкәтендә 9 бала тән җәрәхәтләре алган. Мондый күңелсез хәлләр булмасын өчен белем бирү оешмалары, балалар мәйданчыклары, парклар янында тигезсезлекләр булырга тиеш, дип ассызыклады ул. 
Пассажирларны автобусларга утырту һәм төшерү куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Автостанция – Нефтебаза, Автостанция – Теләнче Тамак, «Уют» кафесы – Кече Шилнә, Тимерчелек заводы – Боерган маршрутларында тукталышлар юклыгы да билгеләп үтелде утырышта. Шулай ук ул яңгырлы көнне Бәткенең «Балалар бакчасы» һәм «Байконур» тукталышларында тирән чокырлар булу сәбәпле, пассажирларны утырту һәм төшерү мөмкин түгеллеген әйтеп үтте район пассажирлар йөртү ассоциациясе җитәкчесе Равил Төхбәтуллин.
Болардан тыш, ул Түбән Суыксуның яңа урамында юл катламы юка икәнен, Иске Абдул юлында реконструкция узгач тукталышның «кирәк булмаган» урында урнаштырылуын да әйтте. Районның юл хезмәткәрләрен тукталышлар ясаганда ЮХИДИ һәм пассажирлар йөртүчеләр белән бергә киңәшләшеп эшләүләрен сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев