Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында мәчет каршындагы лагерьлар эшлиячәк

1 июньнән 12 сенә кадәр Теләнче Тамак һәм Калмаш, Калмия авылларындагы мәчет каршында җәйге лагерь эшлиячәк. Анда 7 яшьтән 14 яшькәчә кызлар-малайлар йөри ала. Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов әйтүенчә, лагерьның төп юнәлеше - яшь буынны ислам нигезләре буенча тәрбияләү. Балаларга белемне Чаллы шәһәренең Ак мәчет мөгәллим һәм мөгәллимәләре...

1 июньнән 12 сенә кадәр Теләнче Тамак һәм Калмаш, Калмия авылларындагы мәчет каршында җәйге лагерь эшлиячәк. Анда 7 яшьтән 14 яшькәчә кызлар-малайлар йөри ала. Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов әйтүенчә, лагерьның төп юнәлеше - яшь буынны ислам нигезләре буенча тәрбияләү. Балаларга белемне Чаллы шәһәренең Ак мәчет мөгәллим һәм мөгәллимәләре бирер дип көтелә. Лагерьда дин нигезләре, Коръән хәрефләре, сүрәләр өйрәтү белән беррәттән, әдәп-әхлак дәресләре дә укытыла. Җәүдәт хәзрәт үзе һәм авыл имамнары балаларга гаилә кыйммәтләре, ата-ана хакы, мөселман кардәшлеге турында вәгазьләр сөйлиячәк.

Малайлар-кызлар дәресләрдән соң уен-бәйгеләр, викторина, спорт чараларында катнашачак.

Белешмәләр өчен телефон : 8 927 040 8002 , Җәүдәт хәзрәт Харрасов

фото http://vk.com/notes63255219 сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев