Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы имамнары белемнәрен күтәрә

Татарстан Диния назәрәте белән төзелгән килешү нигезендә, республикабыз авылларындагы һәр имам өч ел саен үз белемен күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Шушы программа буенча бүгеннән Тукай районыннан 10 имам Казанда урнашкан Россия Ислам университетында курсларда укыячак. Алар 10 көнгә исәпләнгән. Дәресләрдә Коръән нигезләрен, дини мәрәсемнәр(йолалар) үткәрү, исламга чакыру кебек фәннәр үзләштерү...

Татарстан Диния назәрәте белән төзелгән килешү нигезендә, республикабыз авылларындагы һәр имам өч ел саен үз белемен күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Шушы программа буенча бүгеннән Тукай районыннан 10 имам Казанда урнашкан Россия Ислам университетында курсларда укыячак. Алар 10 көнгә исәпләнгән. Дәресләрдә Коръән нигезләрен, дини мәрәсемнәр(йолалар) үткәрү, исламга чакыру кебек фәннәр үзләштерү каралган. Ахырдан һәр укучыга шаһадәтнамә тапшырылачак.

Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов хәбәр итүенчә, декабрь аенда авыл мәчетләре каршында эшләп килүче мәдрәсә мөгаллим-мөгаллимәләре дә шундый курсларда белем алырга барачак.

фото kazanriu.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев