Синоптиклар фаразы буенча, бүген Тукай районында салкынча һава торышы көтелә.

Бүген районда һава торышы тотрыксыз булачак. Көн дәвамында урыны белән көчле яңгырлар явуы ихтимал. Иртән һава температурасы +11 градус тирәсендә сакланса, көн ахырына таба бераз җылытып, кич белән +14 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә исә термометр баганалары яңадан +11 градус күрсәтәчәк.
Көнбатыштан секундына 2 метр тизлектә талгын җил исәчәк. Аерым урыннарда җилнең көчәюе күзәтелеп, аның тизлеге секундына 4 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Нет комментариев