Төнлә Татарстан күгендә БПЛА бәреп төшерелгән
Яңалыклар

Төнлә Татарстан күгендә БПЛА бәреп төшерелгән

Төнлә Татарстан күгендә бер пилотсыз очкыч юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Ведомство мәгълүматларына караганда, БПЛАлар шулай ук Белгород, Брянск, Воронеж, Мәскәү һәм башка төбәкләр өстендә дә бәреп төшерелгән.

Бер төн эчендә Россия төбәкләрендә барлыгы 273 пилотсыз аппарат юк ителгән. Татарстан территориясендә төгәл ничә дрон тоткарлануы турында өстәмә мәгълүмат китерелми.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев