Татарстанда бер участокта йөк поездының ике вагоны рельстан чыгып китү аркасында тугыз пассажир поезды графиктан соңга калып хәрәкәт итә. Бу хакта Горький тимер юлының Telegram-каналында хәбәр ителде, дип яза ТАСС.
Хәзерге вакытта берничә маршрут буенча поездлар тоткарланып йөри. Алар арасында Барнаул — Адлер, Шемордан — Казан, Мәскәү — Круглое Поле, Мәскәү — Барнаул, Мәскәү — Улан-Удэ, Мәскәү — Ижевск, Түбән Новгород — Ижевск, шулай ук Казан — Ижевск һәм Казан — Сосновка поездлары бар.
Элегрәк Татарстан буенча МЧС биш поездның тоткарлануы турында хәбәр иткән иде, әмма соңрак аларның саны артуы ачыкланды.
Вакыйга төнлә Горький тимер юлының Корса — Арча участогында булган. Анда йөк поездының ике вагоны рельстан чыккан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк, әйләнә-тирә мохит өчен дә куркыныч юк.
Участокта хәрәкәт вакытлыча туктатылган, аннары 05:19 сәгатьтән бер юл буенча өлешчә яңадан ачылган. Хәзер поездлар киметелгән тизлек белән хәрәкәтен дәвам итә.
Килгән зыянны бетерү өчен урында ике торгызу поезды эшли. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана.
Фото: ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе
Нет комментариев