Татарстанда бүген +33 градус эсселек һәм урыны белән яңгырлар көтелә
Яңалыклар

Татарстанда бүген +33 градус эсселек һәм урыны белән яңгырлар көтелә

Бүген, 20 майда, синоптиклар алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә.

 

Төнлә республика буенча явым-төшемнәр булмас дип фаразлана. Көндез һәм кичен кайбер урыннарда күк күкрәп, кыска вакытлы яңгыр, хәтта боз явуы ихтимал.

Җил төньяк-көнчыгыш юнәлештән: төнлә 2–7 м/с тизлектә исәчәк, көндез 5–10 м/с, урыны белән 14 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин. Күк күкрәгән вакытта җилнең тизлеге 15–20 м/с җитүе ихтимал.

Һава температурасы төнлә +10..+15°, көнбатыш районнарда урыны белән +19° ка кадәр күтәрелә. Көндез исә һава +28..+33° градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев