Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль хезмәткәрләр битлек тегә 

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш кысаларында һәм «Тегү эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе программасын тормышка ашыру максатыннан «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен саклагыч битлекләр әзерли башлады. 

Бу чара ТР Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге тәкъдиме буенча да башкарылды. Үзәктә махсус тегү бүлмәсе булдырылган. Белгечләр көненә якынча 30лап битлек тегәләр. Хәзергә 70-80 битлек әзерләнгән. Аларны авылларда социаль хезмәт алучыларга тарата башлаганнар инде. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк, дип белдерәләр үзәктән.
Шулай ук социаль хезмәттән файдаланучыларга грипп һәм коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүнең профилактик чаралары турында дистанцион формада хәбәр ителгән.

/ Фото «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев