Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сез бик күркәм, өлкәннәр! 

Бүгенге өлкән буын бик күп авырлыклар күргән. Сугыш елы балаларының иң матур еллары – сабый чаклары ачлы-туклы үткән. Сугыштан соң илне аякка бастырган елларда алар туйганчы ипи ашамаган. Ачлыкны, ялангачлыкны үз җилкәсендә татыган буын аз гына игътибарны да олы итеп кабул итә белә.

Өлкәннәрне хөрмәтләү декадасында бик кирәкле, файдалы чаралар уздырыла. Күпчелек өлкәннәр, елга бер тапкыр шушы чараларда очрашып, рәхәтләнеп аралашалар. Комсомолец поселогында яшәүче өлкәннәр өчен дә шундый мөмкинлек тудырылды. Өлкәннәр бәйрәме бик җылы шартларда үтте. Хөрмәткә лаек өлкән буын җыр-моң астында, тәм-томнар белән хуш исле чәйләр эчеп, рәхәтләнеп гөрләштеләр. 
Район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Сиврюк, Комсомолец поселогы ветераннар советы рәисе Наҗия Вәлиева, инвалидлар советы рәисе Надежда Галицкая барлык өлкәннәрне дә бәйрәм белән җылы котладылар, изге теләкләрен ирештерделәр. Бәйрәмнең бизәге – «Веснушки» балалар хореография ансамбле һәм Аделина Галләмованың чыгышын өлкәннәр бик яратып кабул иттеләр. Кыска шаян җырлар конкурсында «яшь әби»ләребез күп җырлар белүләрен күрсәттеләр. Тамара Петрова барысын да уздырды һәм җиңүче булды. 
...Гомер көзе. Олыгаю чоры шулай дип атала. Ләкин гомернең бу чоры алтын көз сыман матур да була ала. Көзге пыскак яңгырлар сыман ялкыта торган чирләр, борчуларсыз гына үтми инде ул гомер көзләре. Шулай да һәр яңгырдан соң кояш чыга, күк йөзе ачыла. Бары тик кешегә игътибар һәм хөрмәт булсын. Менә шул вакытта гомернең көзләре дә матур булыр. Һәрбер өлкән кешегә бәхетле картлык кичерергә язсын. 

Анна Шәрифьянова.
Комсомолец поселогы мәдәният йорты директоры. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев