Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәеттә Җиңү митингы үзенчәлекле үтте

Безнең Сәет һәм Оргыды авылларыннан сугышка якынча 191 кеше киткән. Шуларның 114е кире әйләнеп кайтмаган. Бүгенге көндә әтисез үскән балалардан ике авылга 12 кеше яши. Аларның берничәсе әтиләрен бер генә тапкыр да күрү бәхетенә ирешмәгән. Тыл ветераннары исә ел башына ике авылга 8 кеше иде. Кызганычка, бәйрәм көннәре якынлашып килгәндә,...

Безнең Сәет һәм Оргыды авылларыннан сугышка якынча 191 кеше киткән. Шуларның 114е кире әйләнеп кайтмаган. Бүгенге көндә әтисез үскән балалардан ике авылга 12 кеше яши. Аларның берничәсе әтиләрен бер генә тапкыр да күрү бәхетенә ирешмәгән. Тыл ветераннары исә ел башына ике авылга 8 кеше иде. Кызганычка, бәйрәм көннәре якынлашып килгәндә, апрель аенда, аларның икесе - Маһира Гыйльметдинова һәм Нәсимә Салихова арабыздан китеп барды. Сәеттәге Җиңү митингы фронтта һәлак булган, кайтып вафат булган авылдашлар истәлегенә, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш ятимнәрен хөрмәтләп үткәрелде.

Бу иртә бик күңелле башланды. «Күңел» радиосыннан авылдашларын читтә яшәүче Сабир абый котлады. Аның да әтисе сугышта үлгән. Әтисе сугышка киткәндә ул биш яшьлек кенә малай булып калган. Дөресен әйткәндә, ул әтисен сугышка китте диеп тә белмәгән. «Без әни белән икәүләп әтине Күгәшкә кадәр озата бардык», - дип искә ала Сабир абый. Күгәшкә барып җиткәч, аны әтисе белән әнисе: «Улым, бар кайт инде, без әниең белән сарыкларны ераккарак барып эзлибез», - диеп кайтарып җибәрәләр. Шул «сарык эзләргә» киткән җирдән Харис Камалов авылга кире кайтмый. Аның бары тик үлгән хәбәре генә килә. Харис абыйның сугышка киткәндә ике баласы кала. Берничә айдан аның өченче баласы - кызы туа. Туры эфирдан Сабир абыйның котлавын ишетү авылдашлары өчен бик тә күңелле һәм көтелмәгән булды.

Митинг клуб янында урнаштырылган обелиск каршында үткәрелде. Бәйрәм алдыннан әлеге обелиск тәртипкә китерелде, матурланды, исемлек тә яңартылды. Элек анда 118 кешенең исеме торса, быел тагын 73 кеше өстәлде.

Халык бәйрәм чарасы вакытында парад та карады, Сәет авылы укучылары үзләренең чыгышларын тәкъдим итте, аннары авыл халкы «Ирек» җитештерү кооперативы ярдәме белән әзерләнгән чәй табыны артында бик озак сөйләшеп, яшьлекләрен искә төшереп утырды, дип бәйрәм тәэсирләре белән уртаклаша Сәет авылының клуб мөдире Айсылу Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев