Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саксызлык тулы бер ихатаны юк итте 

Узган ялларда Алан поселогында һәм Күперле авылында мунча яну очраклары теркәлгән иде.

Атна уртасында Ильбухтино авылында торак йортта янгын чыкты. Әлеге участокта ике йорт була. Аның берсе иске, хуҗалык кирәк-яраклары өчен генә кулланыла. Икенчесендә 78 яшьлек хатын-кыз яши. Ул көнне әлеге хатын-кыз газ плитәсенә ашарга пешерергә куя һәм оныта. Ут чыгып, ул каршы як стенага каба. Аннары түшәмгә үрли. Хатын-кыз башта янгынны үзе сүндермәкче була, ләкин көче җитми. Беренче дәрәҗә пешү җәрәхәтләре ала. Ут биш-алты метр читтә торган икенче бинага да күчә. Аннары инде ихатадагы мунчага үрли.
Янгын сүндерүчеләргә күршеләре шалтырата. Кызганычка каршы, ут аларның өенә дә шактый зыян китерә.
Шулай итеп, саксызлык аркасында берничә бина юкка чыга. Аларны бүген төзәтерлек түгел. Зур күләмдә матди зыян килә. 

Артем Асеев, күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән дознавателе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев