«Сәйдәшев исемендәге АПХ» Татарстанның иң яхшы орлыкчылык хуҗалыгы дип танылды
Тукай районында урнашкан «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» 2026 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының иң яхшы орлыкчылык хуҗалыгы исеменә лаек булды. Югары бүләк предприятиегә «Агроволга-2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә тапшырылды.
Бу җиңү — коллективның тырыш хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм үз эшенә тугрылык белән каравы нәтиҗәсе. Хуҗалык эшчәнлегенең нәкъ менә абруйлы «Агроволга-2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә югары бәя алуы аеруча куанычлы.
Тукай районы башлыгы Камил Наҗмиев «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» коллективын һәм аның җитәкчесе Марат Тәлгать улы Сафинны республика күләмендәге зур җиңүләре белән котлады. Алга таба да зур уңышларга, яңа казанышларга ирешүләрен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев