Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Робототехника буенча ярышларда район укучылары җиңү яулады

Үткән якшәмбедә Казан федераль университетының Алабуга филиалында робототехника буенча IV ачык ярышлар үтте. ТР Мәгариф министрлыгы һәм Алабуга институты оештырган әлеге ярышларга Татарстан һәм Удмуртия республикаларының төрле районнарыннан 7 яшьтән алып 18 яшькәчә булган 275 укучы килде. Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Норлат, Саба, Тәтеш, Зәй, Алабуга һәм башка бик...

Конкурс шартлары буенча ярышларда робототехниканы өйрәнү өчен ЛЕГО һәм башка төрле конструкторлардан файдаланучы командалар көч сынашты. Ике кешедән торган һәр команда (ярышларда бер кеше дә катнаша алды) кагыйдә буларак, тәкъдим ителгән биш категориянең берсендә көч сынаша алды. Бу: линия буенча машиналар ярышы, сумо, кегельринг, баскыч һәм яңа трек - лабиринт категорияләрендә ярыша алдылар.

Чара башында ярышларда катнашучылар көн тәртибе белән танышканнан соң, үз роботларының җитезлеген, осталыгын күрсәтүдә ярыштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең район данын яклаган Артур Хәйруллин «Баскыч», Василий Борисов «Кегельринг» категориясендә - I урыннарны, Нияз Сәрвәров «Лабиринт» категориясендә - II урын яулады.

- Роботлар ясау белән күптән түгел, ике ай элек кенә шөгыльләнә башладым. Гомумән, әлеге конкурста безнең мәктәптән барлыгы сигез кеше катнашты. Остазыбыз - информатика, физика һәм технология укытучысы Ренат Якупов безнең өчен һәрвакыт борчыла, бөтен яктан ярдәм итәргә тырыша. Ул үзенең шәкертләре белән моңарчы да әлеге ярышларда катнашкан, алар биредә гел призлы урыннар яулый торган булганнар. Минем чыгышыма килгәндә, роботым ярышның «Кегельринг» категориясендә башта бик яхшы чыгыш ясады, икенче өлештә исә бераз уңышсызлыкка да очрарга туры килде. Шулай да бу минем кәефемне төшермәде. Киресенчә, әлеге ярышта башка конкурсантларның эшен кызыксынып күзәттем, - дип кичерешләре белән уртаклашты Биклән мәктәбе укучысы Василий Борисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев