Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рәсем ясарга яратучы балалар шәһәркүләм конкурста катнашты

Яр Чаллы үзәк китапханәсенең милли туган як бүлеге тарафыннан оештырылган «Әкиятләр илендә» рәсемнәр конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйгедә авыл китапханәләре дә актив катнашты һәм яшь рәссамнар арасында урыннар билгеләнде. «Минем яраткан әкиятем» номинациясендә 7-11 яшьлек балалар арасында Мәләкәстән Артур Трофимов - беренче, «Әкият дөньясы» номинациясендә 6 яшькә кадәргеләр арасында Новотроицкоедан...

Яр Чаллы үзәк китапханәсенең милли туган як бүлеге тарафыннан оештырылган «Әкиятләр илендә» рәсемнәр конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйгедә авыл китапханәләре дә актив катнашты һәм яшь рәссамнар арасында урыннар билгеләнде.

«Минем яраткан әкиятем» номинациясендә 7-11 яшьлек балалар арасында Мәләкәстән Артур Трофимов - беренче, «Әкият дөньясы» номинациясендә 6 яшькә кадәргеләр арасында Новотроицкоедан Данил Суров - икенче, «Укы һәм яса» номинациясендә 6 яшькә кадәргеләр арасында Новотроицкоедан Гөлназ Салихова өченче урынны алдылар. Үзенчәлекле эшләре өчен Новотроицкоедан Алсу Ситдыйкова, «Татарстан» совхозы поселогыннан Камилә Абдрахманова, Иштирәктән Зәлия Закирова һәм Эльвина Гобәйдуллина, Калмаштан Зәринә Салихова махсус бүләкләнделәр. Катнашучы дипломына Казаклардан Илүзә Шәйдуллина һәм Ләйсән Шәрипова, Бикләннән Фәридә Салихова, Шилнәбаштан Ринат Садыйков, Боерганнан Радмир Габдуллин, Комсомолецтан Софья Янковская, «Татарстан» совхозы поселогыннан Ульяна Кайнова һәм Эмилия Хөсәенова ия булдылар, дип хәбәр итә Мәләкәс авыл китапханәсе мөдире Лидия Фәртдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев