Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызның сәләтле балалары «Сәләт» форумын ошатып кайтты

Шушы көннәрдә Биләр дәүләт тарихи-археологик табигать музей-тыюлыгында «Сәләт» халыкара яшьләр белем форумы узды. Чара, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә оештырылып, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте. Форумда Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән 5 меңнән...

Форум кысаларында биредә «IT», «Шәхси нәтиҗәлелек», «Карьера һәм уңыш белән идарә итү», «Үзең яса», «Эко-Татарстан» дип исемләнгән биш мәйданчык эшләде. Шулай ук форум программасы тематик мәйданчыклар эшчәнлегенә, дәүләт һәм җәмгыять эшлеклеләре белән әңгәмәләргә, иҗади һәм фәнни эшләр күргәзмәләренә, төрле спорт уеннары буенча ярышларга, фестивальләргә бай булды. Һәр балага ачылырга, үз-үзен күрсәтергә, сәләтен ачыкларга, үстерергә һәм шул сәләтне нинди дә булса юнәлештә кулланырга ярдәм итү өчен, барлык шартлар да тудырылган. Балалар чатырларда оештырылган төрле секцияләрдә шөгыльләнде: берәүләр компьютерда төрле программалар төзү белән мәшгуль булды, башкалары роботлар җыйды, кемнәрнедер бизнес серләренә өйрәттеләр. Ә әдәбият сөючеләр татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашты. Аеруча шуны да әйтеп үтәсе килә: бу елны «Сәләт» форумы яшь буынга экологик тәрбия бирү үзәгенә әйләнде, шул исәптән хәтта катнашучыларга таратылган блокнот һәм каләмнәр җиңел эшкәртелә торган материалдан эшләнелгән иде. Моннан тыш форумдагы яңалык - робот техникасы мәйданчыгында экороботлар, кояш батареяларындагы су тегермәне, үсемлекләргә су сиптерү системасы тәкъдим ителде.

- «Сәләт» форумы миндә яхшы хатирәләр генә калдырды. Монда кызыклы ял итү һәм романтика белән ләззәтләнеп кенә калырга түгел, ә үзеңдә оештыручы, лидерларга хас сыйфатларны үстерергә һәм яңа дуслар табар өчен менә дигән урын булды ул, - дип сөйләде Теләнче Тамак авылыннан безгә Айсылу Йосыпова.

- Форумга беренче тапкыр баруым. Шуны билгеләп үтәсе килә: форумның программасы яшьләр өчен кызыклы итеп оештырылган. Робот техникасын күрсәтү аеруча истә калды. Мин үзем барлык секцияләрдә шөгыльләнергә тырыштым, үз мөмкинлекләремне дә сынап карадым, - дип фикерләре белән уртаклашты Биклән авылы егете Алмаз Якупов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев