Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсионер да түгел югыйсә – мошенниклар кармагына эләккән... 

Район Эчке Эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Понамарев хакимияттәге атналык киңәшмәдә узган атнада төрле җинаятьләр буенча барысы 8 эш кузгатылуын, шуларның 4есе ачылуын хәбәр итте.

«Калинка» бакчачылык ширкәтендә шәхси милекне урлау, «Камский» җитештерү кооперативы складыннан фураж алып чыгу, Яңа поселогындагы «Пятерочка» кибетеннән товар урлау очраклары теркәлгән. Шушы ук поселокта 28 яшьлек ир-ат сорамыйча авылдашының автомобилен алып чыгып киткән. 
«Санаръ» бакчачылык йортында яшәүче 54 яшьлек хатын-кыз үзләрен пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштыручыларга банк картасы реквизитларын әйтеп, андагы акчаларыннан колак каккан. Яңа поселогында яшәүче 32 яшьлек ир-ат исә «интим хезмәте күрсәтүчеләр»гә картасындагы акчаларын «бүләк иткән». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев