Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әни мәхәббәте» дигән дәрес

Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балалар белән рәхимсез мөгамәләне кисәтү технологиясе буенча «Әни мәхәббәте» дигән темага «Кәрлә гаиләсе» дигән эмоциональ үсеш өчен уен кулланып индивидуаль дәрес үткәрде. 

 2020 елның 19 августында Тукай районы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Альбина Тарынчева балаларга карата рәхимсез мөгамәләне кисәтү технологиясе буенча «Кәрлә гаиләсе» дигән уен кулланып «Әни мәхәббәте» дигән темага индивидуаль дәрес үткәрде.
Дәрес психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә, тактиль сизгерлекне үстерүгә, уңай эмоциональ кәеф булдыруга, хис-тойгыларын яхшыртуга һәм кәефләрен күтәрүгә юнәлдерелгән иде.
Бу дәреснең тагын бер мөһим максаты – аналарга карата мәхәббәт тәрбияләү, гомер буе әниләргә хөрмәтле булырга тиешлекләрен аңлату иде. Балаларда югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләүне күздә тотып оештырылган дәресләр үткәрү дәвамлы булачак. 

/ ФОТО «ШӘФКАТЬ» ХАЛЫККА СОЦИАЛЬ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ ҮЗӘГЕННӘН АЛЫНДЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев