Мунчасын янарга калдырган
«Татарстан» совхозы поселогында 20 март көнне йорт ишегалдындагы мунча тулысынча янып бетә.
57 яшьлек хуҗа ир-ат, зур өе булса да, мунчада яшәгән. Ул көнне кич исерек хәлдәге әлеге ир электр плитәсенә ашарга пешерергә куйган. Үзе өйдән чыгып киткән һәм туганнарына барып йоклаган.
19 март көнне «Колосок-2» бакчачылык ширкәтендә бакча йорты яна. Сәбәбе – электр чыбыкларында кыска ялганыш. 22 мартта «Дубрава» ширкәтендә төтен торбасының төзексезлеге аркасында мунчага ут каба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев