Якты юл
  • Рус Тат
  • Миллион «откан» 

    Санкт-Петербургта яшәүче бер «блогер» Инстаграммда миллион сум уйнаткан. Бүләкне Воронежда яшәүче бер хатын-кыз «откан».

    Блогер аның белән элемтәгә чыккан һәм, бүтән шәһәрдән булганлыктан, акчаны картасына күчерергә вәгъдә биргән. Миллион «отучы» карта турында бөтен мәгълүматны әйткән, 5 минуттан соң картасында булган 10 мең сумнан җилләр искәнен аңлап алган. Ханым блогерга язып караган, тик элемтәгә керә алмаган. Соңрак мошенникларның, танылган блогерныкы кебек үк сәхифә ясап, ялган конкурс оештырулары мәгълүм булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: