Яңалыклар

Малтабарда инвалидлар ункөнлеге уңаеннан кичә узды

Тукай районы Малтабар авылында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан җылы кичә узды. Анда авыл җирлеге башлыгы чакырылган һәр кунакка бүләк тапшырды, ә бәйрәм табыны әзерләү максатыннан матди ярдәмне Тукай районының имам -мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов үз өстенә алган. Кичәгә җыелганнар бергәләшеп дога кылды, вәгазь тыңлады. Мохтаҗ, авыру кешеләргә ярдәм кулы сузу -...

Тукай районы Малтабар авылында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан җылы кичә узды. Анда авыл җирлеге башлыгы чакырылган һәр кунакка бүләк тапшырды, ә бәйрәм табыны әзерләү максатыннан матди ярдәмне Тукай районының имам -мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов үз өстенә алган. Кичәгә җыелганнар бергәләшеп дога кылды, вәгазь тыңлады.

Мохтаҗ, авыру кешеләргә ярдәм кулы сузу - һәр мөселман кешесе өчен игелекле гамәл, саваплы эш. Шуңа күрә барлык райондашларны алдагы көннәрдә дә тирә-яндагы шундый кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, игътибарлы булырга чакырабыз.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев