Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзләреңнән җемелдәшеп йолдызлар җиргә тамды

Ташкичү авылы китапханәсендә әдәби кичә үтте. Кичәгә «Шатлык» клубы әгъзалары җыелдылар. Бу юлы аларны Чаллыда һәм Тукай районында яшәүче һәм иҗат итүче шагыйрәләр белән таныштырдык. Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Рәзинә Сәетгәрәева язган шигырьләр бөтен кешенең күңеленә хуш килде. Кичә дәвамында язучыларның тормыш юлы, иҗаты һәм яңа чыккан китаплары турында сөйләштек....

Ташкичү авылы китапханәсендә әдәби кичә үтте. Кичәгә «Шатлык» клубы әгъзалары җыелдылар. Бу юлы аларны Чаллыда һәм Тукай районында яшәүче һәм иҗат итүче шагыйрәләр белән таныштырдык. Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Рәзинә Сәетгәрәева язган шигырьләр бөтен кешенең күңеленә хуш килде. Кичә дәвамында язучыларның тормыш юлы, иҗаты һәм яңа чыккан китаплары турында сөйләштек. Соңыннан һәр кеше үзе яраткан шигырьләрне укыды. Әлфия Галимованың әнисе Мәсһүдә апа язган үзенчәлекле шигырьләр истә калды. Дания Вәҗиева яраткан язучысының шигырьләрен бик моңлы һәм сәнгатьле итеп укыды. Әдәби кичә күңелле һәм җылы мохиттә үтте, дип яза Ташкичү авылы китапханәсе мөдире Светлана Мөхәммәтнәбиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев