Кышның беренче көнендә Татарстанга кабат томан төшәчәк
Яңалыклар

Кышның беренче көнендә Татарстанга кабат томан төшәчәк

Иртәгә, 1 декабрьдә, Татарстанда һава шартлары тагын начараячак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә.

Иртәгә, 1 декабрьдә, Татарстанда һава шартлары тагын начараячак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә.

Төнлә дә, көндез дә республикада, Казанны да кертеп, томан төшәчәк.

Моннан тыш, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә төбәк юлларында бозлавык барлыкка килә.

Элегрәк ТР Гидрометүзәге республика территориясендә аномаль җылы ункөнлек турында сөйләгән иде. Синоптик Александр Шувалов бәяләвенчә, карны декабрьнең икенче декадасына кадәр көтәргә туры киләчәк.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев