Яңалыклар

«Кунак» ирегеннән мәхрүм ителде

Түбән Кама шәһәреннән килеп төшкән «кунак», ачкыч яратып, Тукай районында төзелә торган бинага үтеп керә. Һәм 38 мең сумлык төзелеш коралларын урлап чыгып китә. Тукай район суды «кунакны» гаепле дип таный.

Хөкем карары белән аңа 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы каралган, дип хәбәр итә Тукай районы суды.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


хокук тәртибе Тукай районы

Нет комментариев