Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Көчле яңгырлардан соң Куйбышев сусаклагычында су күтәрелгән

Июль башындагы мул яңгырлар Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсенең күтәрелүенә китергән. Ярлар җимерелә башлау һәм яр буендагы юлларны су юу сәбәпле, Татарстан ягыннан су күләмен контрольдә тоту тәкъдиме яңгыраган.

Июльнең беренче көннәрендә яуган көчле яңгырлар Куйбышев сусаклагычындагы гидрологик хәлгә йогынты ясаган. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы мәгълүматларына караганда, су дәрәҗәсе норматив күрсәткечтән артып киткән.

Бу мәсьәлә Федераль су ресурслары агентлыгында узган ведомствоара киңәшмәдә каралган. Анда Идел-Кама каскады гидроузелларының эш тәртибе турында фикер алышканнар. Татарстан исеменнән киңәшмәдә республика экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин катнашкан.

9 июльгә Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе нормадан югары саклана. Казан районында ул Балтыйк системасы буенча 53,19 метрга, ә гидроузелның өске бьефында 53,25 метрга җиткән. Норматив күрсәткеч исә 53 метр тәшкил итә.

Министрлык аңлатуынча, су күтәрелү ярларның җимерелүен көчәйткән һәм кайбер урыннарда яр буе юлларын юган. Әлеге проблема буенча республика халкыннан да мөрәҗәгатьләр килә башлаган.

Азат Җиһаншин су биеклегенең 53,3 метр чигеннән артып китүенә юл куймаска кирәклеген билгеләп үткән. Шул максаттан белгечләр Куйбышев сусаклагычының яңартылган эш режимын раслаган. Яңа график нигезендә, 9 июльдән 20 июльгә кадәр су агызу күләме арттырылачак.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев