Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күлләребезне сагынам

«Якты юл»да Зәрия Вәлиеваның «Халык чишмәсе» (5 ноябрь, 2020 ел, №82) мәкаләсе чыкканнан соң кулга каләм алырга булдым. Бу мәкаләне укыгач Бордыбаш халкының үзара мәрхәмәтле, дус, оешкан халык булуына инандым. Аларга соклануымны белдерәм һәм рәхмәтемне әйтәм. Афәрин бордыбашлылар! Сез бер гасыр элек күмелеп калган чишмә күзен ачып, авылга кайткан кунаклар, каберстанны зиярат кылырга килгән халык ял итәрлек итеп чишмә ачкансыз. Бу авылда эшлекле, шәп ир-егетләр яши икән. 

Иске Гәрдәле күлләре! Бар иде бит минем авылның да күлләре. Менә шуларның кыскача тарихын сөйлисем килә. 1552 елда Явыз Иван Казан ханлыгын алгач татар халкы язмышында кара көннәр башлана. Көчләп чукындыру сәясәтен алып бара Явыз Иван. Мөселманнар бу хәлгә күз йомып, диннән язарга теләмиләр. Казансу буендагы бер авылдан Гәрәй исемле хөрмәтле кеше Ислам диненә тугры калган авылдашлары белән озын сәфәргә чыга. Алар Урал, Себер якларына юл тоталар. Иманнары нык, көчле булган мөселманнар Яр Чаллы авылыннан 20 чакрым узгач ял итәргә туктыйлар. Бу урын Гәрәйнең күңеленә ята, ошата ул аны. Чынлап та, ошамаслык җир түгел бит! Уң яктан тезелеп киткән күлләр, сул якта урманнар, югары очта чишмәләр челтери.
Гәрәй халкы шушы урынга төпләнеп кала. Күлләр, чишмәләр халыкка хезмәт итә. Авыл халкы күп итеп каз-үрдәк асрый. Су кошлары күлләрдә рәхәтләнә. Халык балык тота. Табигать хәзинәсеннән халык рәхәтләнә генә. Әле алай гынамы?! 1975 елда көчле янгын вакытында Иске Гәрдәлене ут афәтеннән саклауда күлләрнең роле зур булды. 
1963 еллар тирәсе иде. Иске Гәрдәледә яңа урам барлыкка килде, аңа Юрий Гагарин исеме бирелде. Яңа урамнар барлыкка килү яхшы. Тик күлләрне, аларга агып килә торган сулыкларны күмеп кую ялгышлык булды. Бу табигый хәзинәне юкка чыгару булды. Гәрдәле күлләре һәм андагы балыклар, каз-үрдәкләрне искә алып сөйләргә генә калды. 
«Гәрдәлем» дигән җырның сүзләрен – мин, көен Рубис Зарипов яздык. Менә бер куплетын гына язам. 

Тезелеп киткән күлләрең,
Алтынга тиң кырларың.
Синдә туып үстеләр бит
Сөекле ул-кызларың.

Реклама

Җырларда җырланган күлләребезне яңадан торгызып халыкка хезмәт итәрлек итүче ир-егетләр табылыр микән? Бордыбаш авылында чишмә ачуга зур өлеш керткән Илшат Гәрәев кебек ир солтаннары дим. 

Әхмәтҗан Фәррахов.
Иске Гәрдәле авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X