Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле төзүчеләр! Кадерле төзелеш тармагы ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән ихлас котлыйм! Төзүче – күп гасырлар дәвамында мактаулы да, җаваплы да һәм хөрмәткә лаек һөнәр булып санала. Сез Тукай районы үсешенә, төзеклегенә саллы өлеш кертәсез. Соңгы елларда районда төзелеш эшләренең үтә җанлануы күзәтелә. Ел саен федераль, республика һәм җирле программалар буенча миллиард сумнан артык инвестицияләр үзләштерелә, тукайлыларга дистәләгән еллар хезмәт итәчәк йортлар, балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары, парклар төзелә, юллар салына, инженерлык челтәрләре төзелә.

Соңгы ике елда гына авылларда дистәләгән социаль-мәдәни объектлар: балалар бакчалары, мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, кибетләр, административ биналар салынды һәм капиталь төзекләндерелде. Бигрәк тә күптән көтелгән балалар учреждениеләренең барлыкка килүе куандыра. Бер ел элек республика бюджеты хисабына Иске Ерыклыда «Тургай» балалар бакчасы ачылган иде. «Демография» илкүләм проекты кысаларында Әҗмәкәйдә быел тагын бер заманча бакча төзелде. Шушы көннәрдә аны тантаналы ачу булачак. Белем бирү учреждениеләре объектлары да яңартыла. Яңа Бүләк, Иштирәк, Иске Дөрештә һәм районыбызның башка мәктәпләрендә белем бирү өчен тудырылган шартлар шәһәр мәктәпләреннән бер дә калышмый. Спорт объектлары төзибез. Районда беренче тапкыр заманча чаңгы трассасы төзергә алындык. Аның ачылуын тукайлылар гына түгел, шәһәр һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләр дә көтә. Түбән Суык-Суда төзелгән «Алга» универсаль спорт залы да район данын яклардай спортчылар әзерләү максатын күздә тота. 
Тукай районы дөньяга бөек Илһам Шакировны биргән, мәдәният алга киткән район. Шуңа күрә мәдәни объектлар төзү, булганнарын яңарту мөһим. Алар чын-чынлап сәләтле яшьләр тәрбияләргә ярдәм итәчәк. 
«Безнең ишегалды» республика программасында катнашу да авылларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшы якка үзгәртүне күздә тота. 
Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәтчәннәре! Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә. Алда районыбызны үстерү буеча тагын да күләмлерәк проектлар тора. 
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә яңа үрләргә ирешүегезне телим.

Хөрмәт белән Тукай районы башлыгы Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев