Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле «Гигант» уңганнары, тукайлылар!

«Гигант» җаваплылыгы чиклән-гән җәмгыяте коллективын һәм район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын ихлас күңелдән якынлашып килүче авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. 

Хөрмәтле гигантлылар – иген-челәр, терлекчеләр, белгечләр, акыллы киңәшләрегез белән эшебездә олы ярдәм күрсәтүче ветераннар! Сезнең тынгысыз хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, чыдамлыгыгыз, һава шартлары безне сынаганда да югалып калмавыгыз, бердәмлегебез нәтиҗәсендә хуҗалыгыбыз алдынгылар рәтен-дә. Быел да бөртеклеләрне урып-җыюны уңышлы төгәлләдек, гектардан алынган ашлык күләме буенча югары күрсәткечкә ирешә алдык. Орлыкка да, сатуга да, терлекләрне кышлатуга да запасларыбыз әзер. 
Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Мин сезнең һәрберегез белән горурланам, һәрберегезгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең эшкә мөнәсәбәтегез мине дә канатландыра, хуҗалыгыбызның үсеше өчен бар мөмкинлегемне, тәҗрибәмне кулланырга тырышам. Хезмәткәрләрне социаль яктан кайгырту максатында да хуҗалыкта кулдан килгәннең барысы да эшләнә. Эшкә килүчеләр бар уңайлыклары булган йортлар, фатирлар белән тәэмин ителә, лаеклы хезмәт хакы ала. Киләчәктә дә шулай бер-беребезне кайгыртып, аңлашып, хуҗалыгыбызны тагын да үстерү өчен бергәләп эшләсәк, матур тормышта яшәсәк иде. 
Районыбыз авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы урыннарда бара. Мондый күрсәткечләргә ирешүдә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче һәр хезмәткәрнең өлеше зур. Чәчү, урып-җыю чорларында районның барлык басуларында техника гөрелтесе тынып тормады. Эре хуҗалыклар да, фермерлар да көнне төнгә ялгап хезмәт куйды. Терлекчелек тармагы да район икътисады үсешендә саллы урын били. 
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне – ул туган җирен чын күңелдән яратучылар бәйрәме. Хөрмәтле тукайлылар! Сезнең барыгызга да бу игелекле хезмәтегезнең шатлык кына китерүен, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаиләләрегездә иминлек телим. Табыннарыбыз һәрчак ипекәйле, тормышыбыз мул булсын! 

Ихтирам белән «Гигант» ҖЧҖ директоры Риф Имамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев