Калмиядә «Варенье-шоу» бәйрәме үтте
Калмия авылының мәдәният йортында ничәнче ел инде кайнатмалар бәйрәме үтә. Быел да бу бәйрәм бик күңелле узды.
Үзләренең телеңне йотарлык кайнатмалары белән Фәридә Әдиятова, Хәния Гәрәева, Фирдәния Галимҗанова, Рәмзия Харрасова, Энҗе Галиәхмәтова ел саен катнашалар. Быел да алар үзгә кайнатма алып килгәннәр иде. Әле тагын бәйрәмебездә Ләйсән Салихова да актив катнашты. Камил абый белән Фәүзия апа Сәхаповлар катнашучыларны һәр ел саен үзләренең баллары белән сыйлыйлар.
Бәйрәмдә «Күгәрчен» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар белән уеннар уйнадык, табышмаклар әйтештек, үзебезнең җирлек җырчыларының - Ләйсән Салихованың, әниле-кызлы Лиана белән Азалия Галимҗановаларның, Айзилә Фәрхетдинованың, Данил Әюповның матур җырларын тыңладык. Иң кызыклы мизгелләрнең берсе савытларга салынган кайнатмаларны кабып карап, нинди җиләктән кайнатылганын белү булды. Әлеге бәйгедә олысы-кечесе бик теләп катнашты. Соңыннан исә ямьле җәйләрнең тәме сеңгән җиләк-җимештән кайнатылган кайнатмалар, бал һәм коймак белән чәй эчтек, рецептлар алыштык, дип яза Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев