Райондашларыбыз наркотикларга каршы көрәш алып баралар
Билгеле булганча, спайс («синтетика» дип тә атыйлар) - синтетик наркотик, аны үләннәрдән ясыйлар. Спайсны тартканнан соң, беренче чиратта, психика үзгәреп, кешедә галлюцинацияләр барлыкка килә. Андый хәлдә кеше үзенә дә, тирә-яктагыларга да зыян салырга, хәтта тәрәзәдән сикерергә, килбәтсез кыланырга, әллә нинди сүзләр әйтергә мөмкин.