Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашларыбыз наркотикларга каршы көрәш алып баралар

Билгеле булганча, спайс («синтетика» дип тә атыйлар) - синтетик наркотик, аны үләннәрдән ясыйлар. Спайсны тартканнан соң, беренче чиратта, психика үзгәреп, кешедә галлюцинацияләр барлыкка килә. Андый хәлдә кеше үзенә дә, тирә-яктагыларга да зыян салырга, хәтта тәрәзәдән сикерергә, килбәтсез кыланырга, әллә нинди сүзләр әйтергә мөмкин.

Шушы көннәрдә исә Кнәз авыл җирлегенә караган «Татарстан» совхозы поселогында мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Волонтер» берләшмәсе әгъзалары белән берлектә, «Спайска - юк!» дип исемләнгән наркотикларга каршы акция үткәрделәр. Әлеге акция кысаларында урамдагы барлык кешегә мәгълүмати буклетлар һәм наркотикларга каршы өндәүче листовкалар таратылды. Аларда синтетик наркотикларны куллану кешене нинди халәткә китерүе, сәламәтлеккә нинди зыян килүе турында җентекләп тасвирланган. Шулай ук эре кибетләр, төрле оешмаларның диварларына һәм үзәк урамда шул ук темага плакатлар эленде. Акция барышында узып баручыларга 90нан артык листовка һәм буклетлар таратылды, 20 плакат эленде. Мондый акцияләр авыл җирлегендә һәрдаим үткәрелеп тора, чөнки әлеге мәсьәлә шәһәр балалары өчен генә түгел, авыл балалары өчен дә бик актуаль, дип язган безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев