Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр «Кыяр көне»ндә рецептлар белән уртаклашты

Шушы көннәрдә Күзкәй авылының китапханәсендә «Кыяр көне» үтте. «Рәхәтләнеп бер-беребез белән мул уңыш үстерү серләре белән уртаклаштык, истәлекләрне хәтердә яңарттык, җырлап-моңланып та алдык, кыяр салатларыннан авыз итеп, рецептлар да алмаштык. Иң тәмле кыяр салаты дип, уңган-булган Вәсимә Вәлиеваның «Тещин язык» салаты табылды. Гомумән, өлкәннәребезгә әлеге чара бик ошады, алга таба...

Шушы көннәрдә Күзкәй авылының китапханәсендә «Кыяр көне» үтте. «Рәхәтләнеп бер-беребез белән мул уңыш үстерү серләре белән уртаклаштык, истәлекләрне хәтердә яңарттык, җырлап-моңланып та алдык, кыяр салатларыннан авыз итеп, рецептлар да алмаштык. Иң тәмле кыяр салаты дип, уңган-булган Вәсимә Вәлиеваның «Тещин язык» салаты табылды. Гомумән, өлкәннәребезгә әлеге чара бик ошады, алга таба да шундый очрашуларны күбрәк оештырырга сүз куештык», - дип хәбәр иттеләр редакциягә күзкәйлеләр.

Газета укучыларыбызга «Тещин язык» салатының рецептын да тәкъдим итәбез.

Кирәк: 4 килограмм кыяр (8 өлешкә бүләргә), 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы тарттырылган кара борыч, 2 аш кашыгы горчица порошогы, 2 аш кашыгы угычтан чыгарылган сарымсак, 0,5 стакан уксус, 0,5 стакан көнбагыш мае. Барысын бергә болгатырга һәм 4-5 сәгатькә караңгырак урында тотарга. Соңыннан исә салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырырга һәм 10-15 минут су мунчасында тотырга. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев