1 мартта иртәнге тугызынчыда Тукай районы территориясендә «Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт – Түбән Кама» автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте булды.
Түбән Камада яшәүче «Форд Фокус» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган, юл-һава шартларын исәпкә алмаган, идарә итүне югалткан һәм металл коймаларга бәрелгән, аннары инерция буенча «Ваз-21074» машинасына килеп төртелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Форд Фокус» автомашинасының өч пассажиры Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәм хастаханәсенә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән китерелгән. Авария вакытында өчесе дә куркынычсызлык каешын эләктергән булганнар.
Нет комментариев