Яңалыклар

Иң яхшыларга – 100 мең сум

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре-2019» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Югары нәтиҗәләргә ирешкән 100 иң яхшы хезмәткәргә 100әр мең сум премия тапшырдылар. Алар арасында Тукай районы вәкилләре дә бар. «Иң яхшы зоотехник» номинациясендә «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖдән Анфиса Еферова, «Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖдә Анастасия Григорьева, «Иң яхшы икътисадчы» номинациясендә «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖнең бюджет һәм идарә исәбе бүлеге башлыгы Игорь Мазунин, «Ханова» КФХ икътисадчысы Айгөл Ханова, «Иң яхшы хисапчы» номинациясендә «Чаллы икмәге» АҖдән Ризидә Хәмидуллина җиңү яулады.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев