Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хастаханәгә эләккән ирдә Себер түләмәсе дигән диагноз расланмады

Үткән атна шимбәсендә ТР буенча Россельхознадзор идарәсенә Алабуга районында себер түләмәсенә (сибирская язва) охшаган билгеләр: 39 градустан да югары тән температурасы, тән тиресе ялкынсыну, лимфа бизләрендә авырту һәм башка билгеләр белән сиксән яшьлек ир-атның больницага җибәрелүе турында хәбәр килә.

ТР буенча Россельхознадзор идарәсе һәм ТР Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре белән инфекция чыганагын һәм башка кешеләрнең, хайваннарның мөмкин булган авыру йоктыруны булдырмау максатыннан кичектергесез рәвештә чаралар күрелә. Больницадагы ир шәхси йортта яшәгән булып чыга. Шулай да ул хуҗалыгында мал тотмый. Шуңа күрә дә белгечләр аның йортында булган сыер, дуңгыз итен себер түләмәсенә дип тикшерүгә җибәрәләр, мөмкин булган йогышлы авыруның таралуын булдырмау өчен йорт-җирне сак астына куялар.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә, алынган иттә себер түләмәсе һәм башка авырулар билгесе, ирнең үзендә дә әлеге авыру табылмый. Әлеге вакытта ир кеше савыгып килә.

Шулай да республика һәм район халкына сак булырга киңәш ителә. Республикада себер түләмәсеннән үлгән хайваннар күмелгән 1 меңнән артык баз бар. Әлеге баз урыннарында мал өчен печән чабарга, кыр эшләре алып барырга, гөмбә, җиләк җыю тыелган. Шулай ук шәхси хуҗалыкларда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә асралучы малларга елына бер тапкыр себер түләмәсенә каршы прививкалар ясау мөһим. Аеруча, мөгезле эре терлек, мөгезле вак терлек, сарыклар, атлар һәм дуңгызлар өчен вакцинация бушлай каралган.

Шулай ук ит сатып алганда кайбер куркынычсызлык чараларын да онытмаска кирәк. Итне бары зур сәүдә нокталарыннан, ветеринария тикшерүе узу турындагы кәгазьләре, ит түшкәләрендә махсус келәймәсе булган итне алырга ярый. Сатучылардан 2 санлы формадагы ветеринария таныклыгы һәм 4 санлы формадагы белешмәне таләп итү дә артык булмас. Әлеге документлар итнең каян китерелгәнен, аның кеше сәламәтлегенә куркынычсыз булуын, сыйфатын дәлилли. Шушы гади генә кагыйдәләрне истә тотып, сак булыгыз, уяулыкны югалтмагыз, дип хәбәр итә ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең баш дәүләт инспекторы А. Литвинов, дәүләт инспекторылары Л. Шабиев, Е. Юнысова, А. Сөләйманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев